21 сентябрьдә III чакырылыш Кайбыч район советының беренче утырышы булды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

21 сентябрьдә III чакырылыш  Кайбыч район советының беренче утырышы булды. Утырыш барышында Альберт Рәхмәтуллин район башлыгы итеп сайланды.

Район советының эшендә республиканың президент Аппаратыннан Айрат Сәхибуллин һәм Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы Территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Валерий Кандилов  катнашты. Утырышның көн тәртибенә 4 сорау куелган иде. Икенче сорау буенча чыгыш ясар өчен сүз Валерий Кандиловка бирелде. “Альберт Рәхмәтуллин үзен принципиаль, җитди җитәкче итеп күрсәтте, - дип белдерде Кандилов. Ул аның эшенә кыскача бәяләмә бирде һәм депутатларны тавыш бирүдә Рәхмәтуллин кандидатурасын якларга чакырды. “ Хөрмәтле депутатлар, республикабыз президенты йомышын үтәп, сезгә Альберт Рәхмәтуллинны район башлыгы итеп сайларга тәкъдим итәм”, - дип йомгаклады ул. Моннан тыш, район советының ике депутаты Рәхмәтуллинны хуплап чыгыш ясадылар һәм кандидатлар тәкъдим итүне туктатуны сорадылар.

     Депутатлар тавыш биргәнче, район башлыгы постына төп кандидат аудитория алдында чыгыш ясады. А.Рәхмәтуллин үзе эш алып барарга планлаштырган юнәлешләрне кыскача билгеләп үтте – бу мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм торак-комуналь хуҗалык сферасы, сәламәтлек саклау, мәдәният һ.б.

      34 район советы депутаты катнашкан яшерен тавыш бирүдә, А.Рәхмәтуллин бертавыштан район башлыгы итеп сайланды. Зал бу хәбәрне көчле алкышлар белән каршы алды.     Муниципаль оешма уставының 37 статьясы 3 пункты нигезендә сайланудан соң район башлыгы ант кабул итте. Альберт Рәхмәтуллин депутатларга рәхмәт әйтте һәм аерым рәхмәт сүзләрен, сайлаулар барышында аның кандидатурасын яклаган өчен, республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов адресына җиткерде.

     “Кайбыч районы башлыгы вазифасын мин безнең халык алдында зур җаваплылык итеп кабул итәм, - дип билгеләде Рәхмәтуллин. – Сезнең ышанычыгызны аклар өчен, барысын да эшләргә вәгъдә бирәм. Рәхмәт!”

      Район башлыгы урынбасары итеп Рәмис Хаялиев сайланды. Район советы утырышы азагында район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International