2015 елның 19 сентябрендә Кайбыч районы Казан шәһәре Яңа Савин районы базарында оештырылган ярминкәдә катнашты. Монда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та булдылар. Алар биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсе товарларын күздән кичерде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ярминкәдә исә яшелчә, ит, балык, төрле казылык, сырлар, он, макарон, токмач ише продукция, ярмалар, бал, май, башка төр авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек ихтыяҗ булган товарлар сатуга куелган иде.
"Мондый сыйфатлы продукцияне сирәк кибетләрдә генә күрергә була дип уйлыйм. Әллә ничәшәр тапкыр туңдырып-эретеп чыгарган продукция биредә юк. Барысы да түтәлдән яңа өзеп алынган, сыйфатлы һәм экологик яктан чиста. Кешеләр кайбер товарларны саклауга дип алып куя, кышка продукция җыя", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин базарда йөргәннән соң.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 5 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр гамәлдә була. Фотолар