Олы Урсакның врач апасы

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Олы Урсак авылында республика Президенты программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты – авыл бизәге. – Безнең пункттан кеше өзелгәне юк хәзер. Чөнки элеккеге пункт авыл читендәге мәктәптә урнашкан иде, ераграк булгач, дәваланучылар гына килеп йөрде. Ә яңа пункт авыл уртасында, шуңа да үткәндә дә, кибеткә барганда да безнең янга кереп, кан басымын булса да үлчәтеп чыгалар. Бездә авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар да бар, дарулар да җитәрлек, – диде фельдшер Асия Әхмәтҗанова. 

Олы Урсак авыл җирлегендә Асия ханымны белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Бик күпләрнең «врач апасы»на әйләнгән инде ул. Кайчандыр аның күзәтүе астында туган нәниләр хәзер инде үзләре әти-әниләр, аларның сабыйлары сәламәтлеген дә Асия апалары кайгырта. Авыл фельдшерын  күпләр врач дип кабул итә. Чөнки авырулар, иң беренче булып, аның ишеген кага, беренче дәваны да ул билгели, кирәк булса, аны тиз арада район үзәк сырхауханәсенә озата. Эш сәгатьләре белән хисаплашмыйча, гаиләсен калдырып, төнлә дә күрше авылларга да чыгып китәргә туры килгән чаклары бик күп аның. Тәҗрибәле фельдшер ана һәм бала сәламәтлеген кайгыртуга да зур игътибар бирә.

– Хәзер балалар элекеге кебек күп тумый инде, – диде ул. – Безнең җирлектәге Чүкри-Алан, Олы Урсак, Бушанча, Кече Урсак авылларында 18 яшькә кадәрге 80 бала бар. Ә пенсионерлар – 200дән артык. Яшәртәсе иде авылны. Хәзер бит авылда да яшәү шартлары шәһәрнекеннән бер дә ким түгел.

78 яшьлек Рәшит абый Биктаһиров та авылларындагы матур үзгәрешләргә сөенүен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International