Кайбычта сайлау участоклары әзер

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Районда сайлауга әзерлек яхшы оештырылды. Бүгенге көнгә барлык сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Билгеләп үтәбез, районда (авыл җирлекләрендә) 32 сайлау участогы оешты. Хәзер аларда сайлау комиссиясе әгъзалары кизү тора, чөнки алдан тавыш бирү 9 сентябрьдән район территориаль сайлау комиссияләре карамагыннан участок сайлау комиссияләренә күчте. Исегезгә төшерәбез, 13 сентябрь, якшәмбе көнне, сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән ишекләрен ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International