Исегезгә төшерәбез, 2015 –Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. 5-6 сентябрьдә республика күләмендә билгеләп үтелүче Парклар һәм скверлар көне агымдагы елның кульминацион ноктасы булды. Бу көнне Татарстан районнарында яңа төзелгән паркларның тантаналы ачылыш, яңартылганнарында да төрле чаралар узды.
Кайбычта да әлеге көннәр кысаларында яңа ачылган паркта халык бәйрәм итте. Әкият геройлары катнашында театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Баянчылар чыгышы, “Минем туган ягым” исемле фотолар күргәзмәсе күпләрнең күңелен яуладылар. Дискотека һәм башка кызыклы чаралар, бәйгеләр монда килүчеләрне чакырып торды. Шулай итеп тиз арада парк һәркемнең яраткан урынына әверелер дигән ышанычта калабыз. Рәхим итегез ял паркына! Фотолар