5 сентябрьдә Кайбыч районында яңа спорт сезонына старт бирелде

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

5 сентябрьдә Кайбыч районында яңа спорт сезонына старт бирелде. Бу көнне 9 класс укучылары арасында мини-футбол ярышлары узды. Турнирга районның 15 мәктәбеннән спортчылар килде. Беренче ярышларның җиңүчесе – Олы Кайбыч мәктәбе футболчылары командасы. Икенче урында – Чүти мәктәбе, өченче урында – Колангы мәктәбе командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International