Кайбычта Республика көнен ничек бәйрәм иттеләр?

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Әгәр Кайбычта ишеп-ишеп яңгыр явак икән, димәк районда ниндидер зур бәйрәм уза, димәк хәерлегә! Районыбызда барган зур, матур үзгәрешләргә күкләр шулай хәер фатихасын бирә күрәмсең.

Чыннан да, гаҗәп бит, әле июнь башында Сабантуй көнне дә ишеп яңгыр явып киткән иде. Яңгырны халык һәрвакыт яхшыга юрый хәзер. Район халкының да яңгырга исе китми, чөнки яңгырда эшли дә, бәйрәм дә итә беләбез без! Ә менә бәйрәм дигән җирдән, тәгаенләп әйткәндә Кайбычта Республика көнен бәйрәм иткән мизгелләр турында тулырак итеп язып үтәсе килә...

 

КАЙБЫЧНЫҢ

ЯЛ ПАРКЫ БАР!

 

Әйе, моннан соң нәкъ шулай сөйләшәчәкбез без. Хәер, инде хәзер дә еш кына «Ял паркына барам әле», «Гаилә белән күл буен әйләнеп кайттык» дигән сүзләрне еш ишетергә була. «Кайбыч» боз мәйданы янындагы ял паркы узган атнаның шимбәсендә, Кайбыч халкы Республика көнен билгеләп үткән көнне ачылды. Күпләр ерып чыкмаслык сазлык җирләр итеп хәтерләгән бу урынга түгәрәк күле, дугалы басмасы, якты фонарьлары, уңайлы утыргычлары, такыр юлллары, чәчәкләре-гөлләре, хәтта зур фонтаны да булган чып-чын ял паркы үсеп чыкты. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән халык мәкален – тырышкан табар, сазлыкка юл салыр, дип үзгәртеп әйтәсе килә минем хәзер бу парктан узганда. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы сазлыкны урынны ял итү урынына әйләндерә алуларына сөенечен белдерде. Паркның безнең гаилә өчен иң рәхәт урыны – балалар мәйданчыгы. Һәр кич урыйбыз без аны. Таганнарында да атынабыз, кызыбыз төрле турник, баскычларга да үрмәләп менеп китә. Кайбер җиһазларга чират була кайчак! Чөнки паркны без генә түгел, бөтен район халкы ярата. Эшләвен дә, төзелешен дә бөтен район белән бергә эшләдек бит, һәркем көченнән килгәнчә үз өлешен кертте. Парк ачылышында, район җитәкчелеге, киләчәккә планнар белән бүлешеп: «Бу паркны Сабантуй мәйданы белән тоташтырырга планлаштырабыз», – диде. Ай-һай, чын-чынлап шәһәрләшеп бетәбез болай булгач! Без каршы түгел, бирсен Ходай!

 

БЕР, ИКЕ, ӨЧ –

ФУТБОЛ БИРӘ КӨЧ!

 

Бу көннең тагы бер тантанасы – Сабантуй болынында Президент программасы нигезендә төзелгән спорт мәйданчыгын ачу булды. Бу мәйданчыкта мини-футбол, волейбол, баскетбол уеннарын уйнап була. Кайбыч егетләре, (егетләре генә түгел кызлары да!) футбол һәм хоккей белән күптән «авырый» инде. Республикага танылган хоккей командабыз бар. Мондый заманча технологияләр белән эшләнгән спорт мәйданнары булганда футбол командабыз да калкып чыгар әле. Чөнки, һәр кичне диярлек егетләр әле Сабантуй мәйданына, әле мәктәп янындагы стадионга футбол уйнарга йөри. Яшьләрне инде мәктәп тәмамлаган олы абыйлары тәрбияли. Иң мөһиме спортка тартылу бар Кайбыч яшьләрендә, менә шул сөендерә!

Спорт мәйданын ачу тантанасында, алып баручы район җитәкчелегенә дә, чиратлап баскетбол ятмәсенә туп атып карарга тәкъдим итте. Ә менә яшь спортчылар Илназ Сәлахиев белән Азамат Михайлов халыкны бөтенләй шаккатырды: туп белән төрле трюклар ясап күрсәтте алар. Футбол тубын күндерә белә егетләр. Әфәрин, диясе килә!

Спорт мәйданчыгы ачылуга, биредә спорт ярышлары да башланды. Волейбол уенында Мәлки авылы командасы, футболда Олы Кайбыч командасы җиңүче булды.

 

КИЧКЕ САБАНТУЙ

 Бәйрәм талисманына әйләнгән яңгыр – кичке Сабантуйга килеп җитте. Вакыт-вакыт яңгыр явып алса да, мәйданда бәйрәм гөрләде. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең яшәү рәвешен күрсәткән күренешләр, төрле тәм-томнар, концерт, матур җырлар, Казан артистлары, күңелле алып баручы – Гамил Нур... Ат чабышы да узды, хәтта! Колхоз атлары арасында Кошманнан Динар Хәмидуллин үзенең елгыр чабышкысы белән беренче булып килде. Ә нәселле атлар арасында, быелгы Сабантуй җиңүчесе «Ак Барс – 2» филиалы өчен чапкан, шул ук хуҗалыкта көтүче булып эшләүче, Танай авылы егете Динар Габсаттаров кабат беренчелекне алды. Ярышта унбишләп чабышкы ат катнашты. Ат ярышы караганнан соң, халык яңадан мәйданга әйләнеп кайтты. Халык уеннары башланып китте. Яңгырның гына һич туктыйсы килмәде. Әле ярый сәүдә рәтләрендә кайнар чәй, җылы ризык белән тәэмин итеп торалар! Көрәшчеләр келәмдәге күлдәвекләрдән качып, чирәмдә көрәште хәтта!

Яшүсмерләр арасында җиңүче булып Кече Кайбыч авылы егете Зилмир Гашыйгуллин (авыр үлчәүдә) һәм Кече Мәме авылыннан Кирилл Козин (җиңел үлчәүдә) калды.

 

КАПИТАЛЛЫ БӘБИЛӘР

 

Бәйрәмнең аерым мәгънәсе ия булган мизгеле Ана капиталы тапшыру иде. Әле күптән түгел генә кабаттан әти-әни булу бәхетенә ирешкән Иске Чәчкаб авылыннан Рәшит һәм Эльмира Зиннәтуллиннар, Кошманнан Илдар һәм Динә Вилдановлар, Мөрәле авылыннан Илнур һәм Альбина Сабировларны район ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина һәм район җитәкчелеге чәчәкләргә күмде. Ә Олы Кайбыч авылыннан Раил һәм Лилия Нигъматовлар игезәк кызлары белән килгән. Аларны котлаган минутта һәркемнең игътибары бу бәхетле парда булгандыр мөгаен. Игезәк балалар туу һәркем өчен дә бик үзенчәлекле хәл бит. Без дә һәрбер әти-әнигә сабырлык һәм зирәклек, сабыйларга иман һәм саулык телибез!

Менә шулай әбиләр дә, бәбиләр дә җыелган бәйрәм шаулап-гөрләп узып китте. Бәйрәмгә бармый калганнар тәрәзәләреннән зур бәйрәм салютын күзәткәндер, ә яшьләр кичке дискотекага ашыккандыр бу көнне. Ә безнең гаилә, инде караңгы төшкәч, ял паркында фонтаннар янында йөзеп йөргән төсле шарларны күзәтергә барды. Районыбызның якты киләчәген, матур күтәрелеше турында сөйләшеп шактый озак йөрдек без анда. Без генә түгел, мондагы яңалыкны күрергә күпләр килгән иде. Әле бу хәтле яңарылышка, үзгәрешкә ышанмаучылар, гаҗәпләнүчеләр дә бар. Район җитәкчеләре Кайбычны республиканың алдынгы районнары рәтенә кертергә тырыша, авыл халкы үзенең тырышлыгын, хезмәтен кызганмый. Шулай бердәм булып, бербөтен яшәгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп буладыр ул!

...Ә урамда һаман яңгыр ява, әнә, димәк, барысы да хәерлегә!

Раилә Хәялиева


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International