Кайбыч районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чылтырады

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

 Районыбызның 27 мәктәбендә, яңа уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырау чылтырады. Белем бәйрәмен тантаналы линейкалар белән билгеләп үттеләр. Район башлыгы А. Рәхмәтуллин Колангы, Борындык һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә булды. Үзенең котлау теләкләрендә Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч муниципаль районының барлык мәгариф хезмәткәрләренә көндәлек тырыш хезмәтләре, профессиональлек һәм җиңел булмаган укытучы эшенә бирелгәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде, барлык укучы, укытучы һәм ата-аналарга, тәрбияче, остазларга нык сәламәтлек теләде. Бәйрәм чараларында район башлыгы урынбасарлары, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр катнашты. Алар укуда һәм эштә актив катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырды.

Бүген беренче сыйныфка керүче 135 баланы, белем ачкычлары тапшырып, "серле дөнья"га озаттылар. Ә унберләр өчен беренче кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Барлыгы район мәктәпләрендә быел 1 565 бала белем алачак. Аларга уңышлар телибез! Фотолар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International