Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Белем көне белән котлый

2015 елның 30 августы, якшәмбе

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм мәгариф эше ветераннары!

Сезне район җитәкчелеге, шәхсән үз исемемнән 1нче сентябрь — Белем көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм.

Көзнең тәүге көне — 1нче сентябрь яшәешебезгә яңача рух алып килә, тормышыбызны күркәм бизәкләргә күмә. Нәкъ менә шушы көнне әйләнә-тирәбезне ямьгә күмеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, илебезнең киләчәге мәктәпләргә бара. Бу көн балаларын белемле итәргә омтылган һәр ата-ана өчен дә зур бәйрәм дияр идем. Чөнки балаларыбыз иминлектә, уңайлы, заманча шартларга туры китерелгән мәктәпләрдә тиешенчә белем өсти һәм моңа аларның тулысынча мөмкинлекләре бар икән — бу олы куаныч түгелмени?

Кадерле укучылар! Хәзерге заман шартларында белем үрләрен яулау җиңел түгел. Шуңа күрә дә сездән икеләтә тырышлык, зирәк акыл, белем алуга чиксез омтылу таләп ителә. Сез куйган максатыгызга, һичшиксез, ирешерсез дип ышанам.

Истәлекле, әһәмиятле көн уңаеннан  районыбыз халкын бәйрәм белән котлыйм, дөньяларның имин, күңелләребезнең шат, тыныч булуын, балаларыбызның һичнинди авырлыкларсыз белемгә ирешүләрен телим.

Кайбыч муниципаль район башлыгы                      А.Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International