Татарстанның халык, Рәсәй Федерациясенең атказанган артисткасы, якташыбыз, педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы профессоры Лидия Ахмәтова балалар сәнгать мәктәбенә гаилә музыка кораллары бүләк итте. “Бу музыка коралларында минем гаилә әгъзалары уйнады, ә хәзер алар сәнгатькә гашыйк балаларга файда китерсеннәр” – диде ул.