Укытучыларның август киңәшмәләре башлана

2015 елның 21 августы, җомга
   Район  мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел мәгариф хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе 20-21 август көннәрендә, ә районныкы 26-27 августта үтәчәк.
   Бөгелмәдә үткәрелүче август киңәшмәсенең беренче көнендә район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм аның урынбасары Светлана Петрова катнашты. Бүген анда район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров катнаша.
   Район киңәшмәсенең беренче көнендә төрле фәннәр буенча секцияләр үткәрелсә, икенче көнне пленар утырыш булачак. Анда Казан федераль университетыннан да вәкилләр катнашуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International