20 август көнне тыл ветераны, сугыш ветеранының тол калган хатыны Мәлки авылында гомер итүче Овечкина Елизавета Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов килделәр. Алар юбилярга Президент котлавын һәм район башлыгы А.Рәхәтуллиннан бүләкләр тапшырдылар.