Чемпионатта эшләүче волонтерлар арасында Кайбыч яшьләре дә бар!

2015 елның 7 августы, җомга

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Кемгәдер ул зур җиңүләр китергән спорт ярышы булса, икенчеләре анда катнашулары белән горурланачак. Бу мәртәбәле чарада ике меңнән артык волонтер катнаша. Алар арасында Кайбычта туып-үскән яшьләр дә бар.

Сергей Ефремов һәм Ирина Иреева икесе дә Мәлки авылыннан. Сергей – Иделбуе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала, ә Ирина – КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш тантанасында катнашкан Сергей. 

Ирина белән Сергейга да, Россия данын яклаган спортчыларга да зурдан-зур уңышлар теләп калыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International