Кайбычта дини сабантуй узды

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Балаларның ихлас шатлыгы, күңелле уеннар, кызыклы бүләкләр, спорт ярышлары белән тулы бу рәхәт бәйрәмне Кайбыч районы мөхтәсибәте оештырды. Тугыз мәхәлләдән 120 бала катнашты. Сабантуйда ат ярышы да, капчык киеп чабу да, тизлеккә йөгерү, чүлмәк ватыш уеннары да булды. Бәйрәмнең иң матур мизгеле - мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Коръән уку ярышы иде. Сабантуйга килгән һәркем яктылык, җылылык һәм бәйрәм рухына күмелеп өйләренә таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International