Әдәбият елы кысаларында, «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологы Светлана Абросимова Федоровское мәктәбе базасында оештырылган «Кояшлы» мәктәп яны лагеренда «Китапка мәхәббәт – аралашу аша» дип аталган чара үткәрде.
Укучыларда китап укуга кызыксыну уяту максатыннан оештырылган әлеге очрашуның башында китаплар турында кызыклы әңгәмә үткәрелде. Ул «Китап – синең кулыңда» дип аталган презентация карау белән дәвам итте. Алга таба балалар «Оялчан әкәм-төкәм» әкиятен укыды һәм әлеге әкият буенча кемдер оялчан, ә кемдер кыю һәм шат күңелле әкәм-төкәмне ясады. Аларның күбесе кыю һәм шат күңелле әкәм-төкәмне сурәтләп, рәсем астына яшерен теләкләрен язды.