Мария Таймасова сыер савучы операторларның республика бәйгесендә Кайбыч данын яклады һәм “абсолют чемпион” исеменә лаек булды.

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

21- 22 нче июльдә «Ак Барс Питрәч» җәмгыяте базасында сыер савучы операторларның республика конкурсы булды. Биредә безнең Кайбыч данын “Ак Барс Кайбыч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3 номерлы филиалы сыер савучысы Мария Таймасова якладыБәйгенең таләпләре җиңелләрдән түгел: сөт саву аппаратының төзелешендә дә белгеч булуың шарт, сыер савуга, сөткә кагылышлы сорауларга җавапларны да табарга кирәк. Сыер савуда тизлек тә зур роль уйный. Бәйгенең «Абсолют чемпион» номинациясендә Кайбыч районыннан Мария Таймасова җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International