Районыбызның Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти, Кошман, Борындык һәм Олы Урсак авыллары мәчетләрендә балаларга дини сабаклар бирүче лагерьлар үз эшен башлап җибәрде. Мондый лагерь Ябалак авылы мәчетендә 27 июльдә башлана. Әлеге лагерьларда балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтеләчәк. 2 август көнне иртәнге сәгать тугызда Сабан туе мәйданында мәхәлләләрдә укып йөргән балалар өчен Сабан туе үткәрү планлаштырыла. Анда төрле спорт уеннары, ярышлар һәм бүләкләр булачак. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм беренче классны тәмамлаган балалар өчен «Әниемнең догалары» дигән Коръән уку ярышлары да оештырылып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Әлеге балалар өчен, әзерлек чарасы буларак, Олы Кайбычта 22 июльдән 31 июльгә кадәр кичке 17:30 сәгатьтә кыска вакытлы дәресләр оештырыла. Балаларны укытуда ярдәм итү өчен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Динар Зыятдинов кайтты.