Районда яшәүче алты бала 10-16 июль көннәрендә Лаеш районындагы “Йолдызлы десант” палаткалы лагеренда ял итеп кайтты.
Әлеге ялны Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оештырды.