Күл янында эш гөрли

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

“Кайбыч” боз сарае янындагы күл кырыенда төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Без барганда күл буенда эшче егетләр юл төзиләр иде. Озакламый яктырткыч фонарьлар да куелыр дип көтелә. Олы Кайбыч уртасында бик матур ял паркы үсеп чыгасына күпләр әле ышанмый да. Ләкин эшләр бара, күл яны торган саен җыйнаклана, төзекләнә. Түгәрәк күлле, заманча итеп җиһазландырылган ял паркы ачылуга санаулы көннәр калып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International