Олы Кайбычның мәктәп яны стадионында футбол гөрли

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Олы Кайбычның мәктәп яны стадионына яңгыр яумаганда һәр кич авыл яшьләре футбол уйнарга җыела.

Стадионда яшьләргә спорт белән шөгыльләнер өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. “Кич җиткәнне көтеп кенә торабыз, футбол бик мавыктыргыч уен,” – ди егетләр. Стадионга килүчеләрнең күзләре яна, аякларына җил иярми. Кайбычтан да оста футболчылар үсеп чыгар әле!
Җәйге яллар күңелле һәм файдалы узсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International