Кайбыч районы башлыгы Ураза бәйрәме белән тәбрикли

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм! 

Һәр мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм игелек, шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Мөбәрәк Ураза бәйрәме гаиләгезгә, эшләрегезгә бәрәкәт, тынычлык алып килсен. Аллаһы Тагәлә гамәл-гыйбәдәтләрегезне кабуллардан кылып, халкыбызга, динебезгә, илебезгә хезмәт итәргә яңа көч-күәтләр бирсә иде. Тоткан уразаларыбызның , биргән хәерләребезнең әҗер-савпларын күрергә язсын!

Сезгә нык сәламәтлек, муллык һәм Аллаһ Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим!

Кайбыч муниципаль районы башлыгы                          А.И.Рәхматуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International