Иртәгә Мамадыш районының Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә дә Кайбыч керәшеннәре үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк. Бәйрәмдә Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уналтынчы тапкыр шулай зурлап үткәрелүче бәйрәмдә Иске Тәрбит авылындагы «Сәүдияр» ансамбле, башка үзешчәннәр дә катнаша. Керәшен халкының яшәешен, сый-хөрмәтен, кунакчыллыгын күрсәткән йорт та бизәячәкләр. Елда уза торган «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнашучы Олы Тәрбит авылы кызы Марина Тараканова да безнең райондагы гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтәчәк, җырлар башкарачак. Марина бәйгенең Казанда узган әзерлек турларын да уңышлы узган.