Мәлки авылында гаилә бәйрәме үтте

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Бер-берләрен яратып, аңлап тату яшәүче гаиләләрдә балалар да, оныклар да тормышта дөрес юл сайлый, үзләре теләгән үрләргә ирешә. Районыбызда андый гаиләләр шактый. Мәлки авылындагы күпфункцияле үзәктә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән чарада гаилә юбилейларын билгеләп үтүче әнә шундый матур парлар катнашты. Бәйрәм гаилә кыйммәтләрен саклауга булышлык итү үзәге тарафыннан үткәрелде һәм аны әлеге үзәкнең җитәкчесе Надежда Ермолаева алып барды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тарихына тукталып үткәннән соң, чарада катнашучылар гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кем өчендер балаларның туган көннәрен бәйрәм итү кадерле булса, икенче берәүләр өчен гаиләнең туган көнен билгеләп үтү гореф-гадәткә кергән. Якын кешеләрнең исән-сау булуы, мәхәббәт һәм хөрмәт, балалар иң кыйммәтлесе дип саный гаилә әгъзалары. Алга таба ирләр хатыннарына, ә хатыннар ирләренә бер-берсенә әйтелә торган матур сүзләрне санап үтте. Араларында ниндиләре генә юк: матурым, яратканым, ягымлым, җаным, алтыным, «госпожам», «птенчигым»... Табышмакларга җавапларны да бик тиз тапты гаиләләр. Зирәк булулары өстенә, җыр-моңга да сәләтле булуларын күрсәтте алар. Кече Мәмедән Валентина Охотникова кызы Лаура белән матур биюен, ә Олы Тәрбиттән Оксана Воробьева дәртле җырын бүләк итте. Гаилә вальсын башкарганда исә олы яшьтәге парлар яшьлекләрен искә төшерде.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде. Фоторәсемнәрне кара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International