Олы Урсак егете хәрби бурычын үтәп кайтты

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Илназның хәрби хезмәте Омск шәһәрендә биш айлык өйрәнү курсларында автомобиль батальонында башланган. Ә инде “солдат белеме” алгач, Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәренә ракета гаскәрләренә озаталар аны.

– Омск шәһәрендә безне бәхет басты, чөнки Кайбыч районыннан өч егет бергә идек.Казаннан ук шулай җибәрделәр. Шүширмәдән Илназ Хәлиуллин, Борындыктан Сирень Нигъмәтуллин белән бер-беребезгә терәк булдык. Ят җирләрдә якташларың белән бергә булу зур куаныч икән ул, үзеңне ышанычлырак тотасың. Биш ай эчендә яңа дуслар да табылды. Өйрәнү курсларыннан соң, якташларымны башка шәһәргә җибәрделәр, шуннан безнең юллар аерылды. Армия минем өчен чын тормыш мәктәбе булды. Ата-бабаларым да ил сакчылары булган. Бабам Рәхимулла Бөек Ватан сугышында катнашкан, әтием Госман, абыем Илшат та хәрби бурычларын үтәгән. Туган авылымда мине әтием, әнием Асия, абыем, сеңлем Гөлназ көтте. Туганнар сагындырган, билгеле. Рушания апага рәхмәтем зур, безне үз улларын озаткандай озатып калды, кайткач, шатланып каршы алды, – диде Илназ Зарипов.

Илназ хәрби бурычын намус белән үтәгән. Ул хезмәт иткән часть командиры, полковник Александр Сурков аңа хезмәт бурычларын намус белән үтәгәне, хәрби дисциплинаны төгәл саклавы, хәрби әзерлек үткәндә югары күрсәткечләргә ирешүе, шәхси тырышлыгы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мактау кәгазе дә тапшырган. Әгәр дә сезнең дә улларыгызга часть командирларыннан Рәхмәт хатлары килә икән, бу хакта безгә дә хәбәр итегез.

 

 

 


Мингазиз Сөнгатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International