2014 елның 2 апрелендә кабул ителгән “Гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында” федераль закон һәм үзебездә быел гыйнварда дөнья күргән “Татарстан Республикасында гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында”гы закон шулай куша.
Олы Кайбыч авыл җирлегендә оештырылган “Кайбыч” дружинасы оешмалар хезмәткәрләрен үз эченә ала. Районда ирекле халык дружинасы штабы начакльнигы итеп башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сайланды, командиры- яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов. Ирекле дружиначылар катнашында узган җыелышта эшчәнлекне тиешле дәрәҗәдә оештыру хакында сүз алып барылды