Район мәдәният бүлеге һәрбер мәдәният үзәкләренә “Кичке уен” йоласын үткәрү тәкъдиме белән чыкты

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Гореф- гадәтләребезне саклап, йолаларыбызны онытмыйча, үткәннәребезне яшь буынга җиткерү тарафыннан оештырыла. 

    Кече Кайбыч авылында  12 июнь көнне мәдәният хезмәткәре Әхтәриева Кәдрия һәм китапханәче Гиматдинова Рузалия тарафыннан гөрләп “Кичке уен” узды. Моңа кадәр онытылган йоланы яше-карты, балалар бик телэп кабул итеп, уеннарда катнашып, тальян тавышына кушылып җырларын суздылар.  

    Мәдәният хезмәткәрләренең төп максаты - хәзерге заман яшьләренең карашын, үткәннәргә юнәлтеп, әби-бабаларыбыздан сакланып калган йолаларыбызны, белеп, өйрәнеп  саклау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International