Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Иделаръягы территориаль идарәсе белгечләре икеайлык барышында Кайбыч районы территориясендә рөхсәт ителмәгән урында барлыкка килгән алты чүплекне ачыклады, аларның икесе юк ителде. Әлеге факт буенча алты административ материал төзелгән иде.