– Милли ашлар көне Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелек туклануының сыйфатын яхшырту, төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту, гасырлар буена барлыкка килгән милли ашларны хәзер дә әзерләү,– диде ул.
“Рәйхан”да җәйге кафе ачып җибәргәннәр, аның стенасына чигүле сөлгеләр эленгән, караватны да чигүле мендәр-җәймәләр бизи, бала бишеге дә элеп куйганнар, зур авыл мичендә кабыклы бәрәңге тәгәрәткәннәр, самовар кайнап тора. Буйдан-буйга сузылган зур өстәлдә нинди генә ризык юк. Кабак, җимеш бәлешләре дә, гөбәдия, тутырылган тавык, каклаган каз, кош теле, торт, кычыткан, умач ашлары, корт, калҗа, кыздырылган балык... Тутырылган каз муены, пәхләвә, милли бизәкләр төшерелгән “Түбәтәй” торты, башка ят ризыклар да бар иде өстәлдә.
– Бу ризыкларның барысын да танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов китабыннан карап әзерләдек. Әниемнән калган бу китап минем өчен иң кадерлесе. Без үзебез дә яңа рецептлар уйлап чыгарабыз,– диде җитәкчеләре Илсия Җәләлиева.
“Кайбыч” кооператоры кафесында рус халкы яратып ашаучы ризыкларны әзерләгәннәр иде. Солянка, кәбестә ашлары, ит, карабодай, борчактан ни генә пешермәгәннәр, камыр ризыклары да күп. Аш-су остасы Флера Шәмсетдинова әйтеп узганча, халыктан рәхмәт сүзләре еш ишетергә туры килә аларга. “Диләрә” кафесында да татар халык ашларыннан өстәл әзерләгәннәр иде.