Кайбычта “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе барлыкка килде

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Кайбычта да «Президент белән бергә» дип аталган республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе барлыкка килде. Әлеге хәрәкәтне гамәлгә ашыручылар – җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары, «Ветераннар советы», «Пенсионерлар берлеге», «Ак калфак», «Татарстан – Яңа Гасыр», «Яшьләр гвардиясе», «Аграр яшьләр берләшмәсе» һәм башка иҗтимагый оешмалар, шулай ук актив тормыш рәвеше алып баручы районыбыз кешеләре. Беренче оештыру җыелышында хәрәкәтнең җитәкчесе сайланды, максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Бу хәрәкәт белән балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина җитәкчелек итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International