Кайбыч районында бердәм ГТО ункөнлеге бара

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
айон мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 16 майда районыбызның 4 мәктәбендә: Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Иске Тәрбит һәм Колаңгы зоналарында тестлаштыру үткәрелде. Бу көннәрдә “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар йөзү буенча осталыкларын күрсәтә. Һәр зонадан финалга үткән 11-12, 13-15 яшьтәге укучылар алга таба ярышларның муниципаль этабында катнашачак. Командалар составында – икешәр егет һәм кыз. Бу этапта җиңүчеләр фестивальнең республика этабында көчләрен сынаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International