Кече Кайбыч – туган авылым! Халкым белән горурланам
Чиксез сагынып сиңа кайттым, Сезнең алда үскән атам.
Күз алдыма килеп басты, Галимнәргә гыйлем биргән
Бишектәге бәби чагым. Атам исеме белән барам.
Тукай, Сәйдәш, Муса Җәлил
Якын дуслар алар безгә,
Бергә иҗат иткән юлдан
Китердем мин сәлам сезгә!
/Галия Кайбицкая/
Галия Кайбицкая 87 яше тулырга берничә көн кала 1993 елның 16 маенда безнең арабыздан китеп бара. Быел безнең мәшьhүр җырчыбызның тууына - 109 ел булыр иде. Якташыбызның үткән гомер юлы моңлы бер җыр кебек. Юкка гына Сибгат Хәким: “Галия ханым! Тукайны, Сезне киң дөньяга чыгарган нигезегезгә зур рәхмәт! Сез бәхетле кеше икәнсез: сезне Тукай сәнгатькә озатып калган, Сәйдәш, Тинчурин каршы алган, сез гел талантлар арасында. Сезнең гомер - җыр!Сезнең гомергә карап чыңлап узды дип әйтергә мөмкин: матурлык, нәфислек, заман белән бергә күтәрелгән тавыш, милли театр тудыру дәрте, илhам ашкынуы – барысыда сезнең тавыш булып чыңлады кебек. Чыңлады, тынды..... Сезнең тавыш еракта, еракта.....”
Сине Тукай күргән бишегеңдә Талант өргән сиңа таң җиле,
Битләреңнән үпкән, тирбәткән, Канат биргән сиңа тау иле,
Зәңгәр төсен күктән алган күзең Ел үсәсен көн үскәнсең шулай
Сандугач моң биргән, тирәк – ямь. Хөрмәт итә hәрбер җан сине.
Син сөйкемле “Сәрвар”
Шат “Гөлйөзем” яшә күкрәп
Яшьнә, ялкын чәч!
Моңың белән назла күңелләрне
Картаюны белмәс “Алтынчәч”
/Мәхмүт Хөсәен, 1977 ел/
Галия Кайбицкая үзенең “Минем тормышым” – дигән истәлек дәфтәрләрендә үткәннәрне искә алып болай дип яза: “Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Таҗи Гыйззәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш hәм башка шундый кыйммәтле сәнгать эшлеклеләрен искә алдым исә, минуты белән узган гомерем матур булып күз алдыма рәсем күк килеп баса. Инде шул рәсемгә бераз тукталсаң, бөтен гәүдәң тетрәп, йөрәгең белән шатланып, сөенеп куясың. Бу бердә гаҗәп түгел. Шундый бөек кешеләребезнең исемнәрен үзеңнеке күк искә алып күз алдыңда җанландыра аласың икән, йөрәгеңнең сөенүе үзе бер зур бәхет булырга тиеш дип аңлыйм.
Мин Җаек шәhәрендә Камил абый Мотыйгый, Габдулла Тукай, Габдулла Кариевлар янәшәсендә үскәнгә алар минем өчен бик тә якын булганнар, чөнки алар минем атам йортында кайнаганнар. Нәни чагымнан алар күз алдында уйнап-көлеп, шаярып үскәнмен. Алар тәрбиясен күреп, аларның традицияләре буенча, бер кечкенә тармак булып үсеп җиткәч, бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшев, драматург Кәрим Тинчуриннар тармагына аларның иҗади хезмәтләрендә берләшеп бик күп еллар халкым каршында якты бер образ булып хезмәт иткән татар халкыбызның артисткасы булдым мин.
Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшевләр белән фикерләребез бер булып, бер театр эчендә күп еллар бергә иҗат итәргә туры килде миңа. Шул бергә иҗат итү дәверен мәңге, үз гомерем буенча оныта алмас дәрәҗәдә сагынып hәм зур горурлык белән искә алам.
Без, ягъни 1923 нче елдан 1934 нче елгы сезондагы сәнгать эшлеклеләре, сөекле драматургыбыз Кәрим Тинчуринның яңа язган беренче әсәрләрен икешәр, өчәр йөз мәртәбә уйнау бәхетенә ирешкән артистлар булдык. “Зәңгәр шәл” пьесасының бер сезонда йөздән артык уйналган вакытлары булды.
Мөләем йөзле, йомшак сүзле, мәхәббәт казануга лаеклы булган Кәрим ага Тинчурин тирән хисле, сүзгә үткер булып, үзенең алтын каләме аша тормышның ачысын-төчесен татый алган, тугырылыклы, киң күңелле драматургыбыз, остазыбыз, юлдашыбыз, артист hәм режиссерыбыз да иде ул..
Кәрим ага Тинчурин минем киләчәктә артистка булуыма тавышым барлыкка нык ышанды hәм шул өмет белән минем беренче адымнарыма илhам көче биреп, тиз арада Казан сәхнәсендә аякка бастып китүемә ул беренче сәбәпче булды. Ул миңа башка яктан да бик күп ярдәм итте. Аның кешелекле булуы иҗади эштә генә кайгырту түгел, тормышта килеп чыккан барлык читенлекләргә дә күз салып ярдәм итә алуы иде.
Театрның беренче оеша башлаган вакытлары бүгенгедәй бөтен төгәллекләре, барлык мизгелләре белән минем күңелемдә изге бер хатирә булып саклана. hичшиксез беренче оеша башлаган көннәрдә театрга минем дә өлешем керүе белән чиксез горурланам. 1934 нче елдан Мәскәүгә татар опера студиясенә китеп укый башлавым киләчәктә минем сәнгать эшчәнлегемдә зур өмет, катлаулы үзгәрешләр тудырды. Болар минем иҗат юлымда булып үткән онытылмас тарихи фактлар.
Уральск шәhәрендә абыем Әдhәм Кайбицкийның көче белән оештырылган татар драма труппасында бик кечкенәдән уйнап үссәм, 1923 нче елдан 1934 нче елгача Казанга килеп Академия драма театрында танылган композиторыбыз Салих Сәйдәшев hәм драматург Кәрим ага Тинчуриннар кул астында күп кенә драма hәм музыкаль әсәрләрдә баш героиня образларын иҗат итеп, Салих Сәйдәшев тудырган классик музыка белән тәрбияләнеп, опера җырчысы булу биеклегенә ирештем мин.
Драма театрының артисткасына опера җырчысы булып китүе җиңел булмады кебек. Минем бу өлкәдәге сәләтем ачылуга hәм формалашуга Сәйдәшев тарафыннан язылган музыкаль әсәрләрдә уйнау нык тәэсир итте. Нәкъ менә шушы спектакльләр белән туачак операбызга hәм балетыбызга нигез ташлары салынды дип әйтә алам. Опера театры сәхнәсе ачылган көннән үк халкым каршында сөелеп, зур уңышлар белән җырладым. Лаеклы ялга чыкканчы опера театры җырчысы булып, шул вакыт эчендә татар композиторларының hәрбер яңа язылып барган әсәрләрендә баш образларны мин берүзем җырлап бардым. Халкым алдында зур рәхмәтләр ишетеп рухланып эшләдем. Янә минем җырлаган рус классик әсәрләрдән “Севилья чәч алучы”да Розина, “Фауст”та Маргарита, “Реголето”да Джильда, “Травиата”да Виолетта образларын башкару да минем җилкәмнән узды. Мондый партияләрне җырлау опера солисткасыннан гаять югары вокал hәм артистлык хәзерлеге тәләп итүе беркемгәдә сер түгел.
Мәскәү консерваториясе , опера hәм балет театрыбыз минем электән драма театрында күп еллар эшләп зур стажлы булуыма карап, шундый партияләр җырлый алуыма зур өмет белән ошанып, шундый партияләр җырларлык дәрәҗәдә камилләштерделәр. Мин моңа гомерем буе рәхмәтле.”
Шатланам мин татар сәхнәсендә
Беренче куелган музыкаль әсәрләрдә
Беренче башлап уйнап китүгә.
Шатланам мин беренче юл сызган драматургларыбызның
Илhамчысы була алуыма.
Шатланам мин бөек шагыйребез
Габдулла Тукайның беренче әсәрләре
Безнең йорттан чыга башлаганлыгына.
Шатланам мин Кәрим Тинчурин,
Салих Сәйдәшевлар белән күп елларгача
Иҗатташ дус булып баруыма.
/Галия Кайбицкая, 1962 ел/
“Картаюны белмәс Алтынчәч”
/яраткан җырчым Галия ханым
Кайбицкаяның 70 яшен котлап/
Сине Тукай күргән бишегендә
Битләреңнән үпкән, тирбәткән,
Зәңгәр төсен күктән алган күзең
Сандугач моң биргән, тирәк – ямь.
Талант өргән сиңа таң җиле,
Канат биргән сиңа тау иле,
Ел үсәсен көн үскәнсең шулай
Хөрмәт итә һәрбер җан сине.
Син сөйкемле “Сәрвар”
Шат “Гөлйөзем” яшә күкрәп
Яшьнә, ялкын чәч!
Моңың белән назла күңелләрне
Картаюны белмәс “Алтынчәч”.
Мәхмүт Хөсәен.
19/1-77 ел.
“Галия ханым! Тукайны, Сезне киң дөньяга чыгарган нигезегезгә рәхмәт! Сез бәхетле кеше икәнсез: Тукай сәнгатькә озатып калган, Сәйдәш, Тинчурин каршы алган, гел талантлар арсында.
Сезнең гомер – җыр. Сезнең гомергә карата чыңлап узды дип әйтергә мөмкин: матурлык, нәфислек, заман белән бергә күтәрелгән тавыш, милли театр тудыру дәрте, илһам ашкынуы – барысы-барысы да Сезнең тавыш булып чыңлады кебек. Чыңлады, тынды.
...Сезнең тавыш еракта – еракта”
Хөрмәт белән: Сибгат Хәким.
19/1- 77 ел.
Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкаяга
/80 еллыгы уңае белән/
Дөньда бар кешеләрнең
Бер дә тапсыз керсезе,
Син керсезләр арасында
Пакъ йөрәкнең берсесе!
Табигатьнең матур көннәрендә
Тугансың син халкың бәхетенә,
Чиксез талантыңны эшкә җигеп
Күтәрелдең сәнгать тәхтенә!
Шул тәхетне бизәкләгән
Иң кадерле син ташы,
Синдә, зәвык, уй фикерләр
Нәфис моңнар патшасы!
Шигырьләрен көйләп бишегеңне
Акрын гына Тукай тирбәткән,
Изге атаң тәсбихләрен тартып
Туган телгә сине өйрәткән.
Сәгать саен теләк теләп
Җырчы булыр бу кыз дигәннәр,
Кабат-кабат сине кулга алып
Сандугачкай диеп сөйгәннәр.
Бәхетле син баштан алып
Нәни сабый көнеңнән,
Бүген дә һаман барасың
Бөек Тукай эзеннән!
Уеның синең бер могҗиза
Сихри сандугач тавышы,
Тыңлаганда йөрәк тибеп,
Рәхәткә чумып каушый.
Җиңүләргә өлеш керттең
Курыкмый пуля – туплардан,
Алгы сызыкта җырладың
Тиңсез батыр улларга!
Ничектер без сизми калдык,
Яшьлегебез үткәнен,
Көтмәгәндә сине кинәт
Сиксән куып җиткәнен.
Сиксәннәрдә бик күпләргә
Тормышның килә көзе,
Ә син япь-яшь гел янасың
Йолдызга тиң Ил Кызы!
Син һәрвакыт көләч, нәфис
Илһамың асыллардан,
Исемең мәрмәрдә, алтында,
Яңгырар гасырларда!
Энҗедәй саф, бай иҗатың
Мәңгелек һәйкәл булыр,
Онытмас халкың гомергә,
Рәмәте аглый булыр!
Син даһи, илһам иясе,
Син күңелләр хакиме!
Халкыбызның шанлы даны,
Яшә йөз ел иң киме!
Тирән ихтирам белән: Х.Төхватуллин/19.05.1986/
Эльмира Сафина
Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәре
Язма Галия Кайбицкаяның «Тормыш хәлләрем”
истәлек дәфтәрләренән алынды