“Сугыш хатлары”

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

2014 нче елда Кошман авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Солдат хатлары” исеме астында хәтер- истәлек акциясе башланган иде.Бу акциядә китапханә,ветераннар советы,авыл советы,мәктәп һәм сугыш чоры балалары,олы яшьтәге апалар,студентлар катнашты. Акциянең төп максаты-сугышта катнашкан авылдашларыбызның исемлеген туплау. Сугышта катнашкан һәрбер фронтовикның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган һәм үлгән елы фронттан килгән өчпочмаклы хат рәвешендә киселгән тукымага чигелде һәм бергә тегелде. Алар барлыгы 336 солдат хаты булды.

Һәр солдат хаты-хәтер билгесе,Бөек Җиңү солдаты хәтере.

“Солдат хатлары”акциясе авылдашларыбызның якты истәле алдында яңа буыннарның баш ию билгесе.

  Аларның исеме,онытылмас эшләре,буыннардан буыннарга,гасырдан гасырга күчсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International