Бөек Җиңүнең 70-еллык бәйрәмен билгеләп үтү уңаеннан Кайбыч балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Каюмов Гайнетдин абый белән “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары очрашуы булып узды. Очрашуның максаты балаларга үгет-нәсыйхәт бирү, патриотик рухта тәрбияләү. Ветераныбыз Гайнетдин абый балаларга үзенең күргән михнәтле сугыш еллары турында сөйләп үтте. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Кичәбез балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Алар Гайнетдин абыйга үзләренең шигырь-җырларын бүләк иттеләр. Кичә ахырында китапханәбез исеменнән ветераныбызга истәлекле очрашу бүләге тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны атында тәмамланды.