Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина сайлау кампаниясен уздыру тәртипләрен аңлатты. Утырышта шулай ук участок сайлау комиссияләренең составлары һәм башка төрле оештыру мәсьәләләре тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез: 2015 елның 13 сентябрендә республикада чираттагы сайлау кампаниясе узачак. Бу юлы Татарстан Республикасы Президентын һәм 955 вәкаләтле муниципаль органга депутатлар сайлаячакбыз.