Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Олы Кайбычтагы Бөек Ватан сугышында ятып калган якташлар истәлегенә салынган һәйкәл тирәсе, чын мәгънәсендә, төзелеш мәйданын хәтерләтә. Биредә һәйкәлне ремонтлау, яу кырында һәлак булган, туган җиргә җиңү яулап кайтып, өйдә вафат булган райондашларыбызның исемлеген яңарталар. Сугыш чорында район халкы, акча җыеп, самолет төзетеп, фронтка озата. Хәзерге вакытта шул самолетның макетын һәйкәл каршына урнаштыру өчен әзерлек бара. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, барлык төзелеш эшләре Бөек Җиңү көненә кадәр төгәлләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International