Борындык мәктәбеннән укучылар хәбәр итәләр

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

  27 апрельдә, гомуми мәктәп линейкасында 20 сеннән 26 нчы апрельгә кадәр дәвам иткән “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгына” йомгак ясалды. Атналык барышында бик күп эшләр эшләнде, балалар   тыл ветеранының өйләрендә булдылар. Халык мәкалендә әйтелгәнчә “Юктан күңел була, әздән хәтер кала” дигәндәй, өлкәннәр үзләренә шундый игътибар булуына бик куандылар. Бу эштә барлык укучыларда актив булды, һәр сыйныф аерым эштә катнашты, бер кеше дә читтә калмады. Мәктәп директоры барлык укучыларга рәхмәт әйтте, шундый чаралар булганда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International