·
Музейда батырлык дәресе
Оля Кайбыч мәктәбе 5нче сыйныф укучылары, 23 нче апрель көнне Галия Кайбицкая музеенда сугыш ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу булды. Анда мәктәпнең ветеран укытучысы Николай Иванович Зайцев, Иске Чәчкаб авылының сугыш ветераны Газизулла ага Хәмидуллин, район ветераннар Советы рәисе Әлфия апа Закирова, ветеран укытучы Ләбибә апа Шәмсетдинова чакырылган иде. Алар сугыш чорында үзләре күргән вакыйгалар, хатирәләр турында сөйләде. Очрашуда алган тәэсирләр укучылар күңелләрдә озак сакланыр.