2015 нче елның 21 нче апрелендә Галия Кайбицкая исемендәге музейда районыбызның төрле авылларыннан җыелган 10 укучыга Республиканың “Татарстан 2015 - музейлары язы” дип исемләнгән акция кысаларында “Я гражданин России: мин Татарстан баласы” дип аталган паспорт тапшыру тантанасы узды. Паспорт алучыларны район башлыгы ярдәмчесе Фәния Петухова, ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова сәламләделәр һәм котлау сүзләре җиткерделәр. Паспортны алар Татарстан Республикасында Россия федераль миграция хезмәте инспекциясенең вакытлыча җитәкче вазыйфасын башкаручы Илфир Яруллин кулыннан алдылар. Бәйрәмне алып баручы музей хезмәткәрләре Эльмира Сафина һәм Алия Мотыйгуллина укучыларга чын патриотлар булырга иң элек әти-әнине, туганнарыбызны, илебезне, Туган җиребезне, туып үскән йортыбызны яратырга, чын гражданин булырга эндәделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан котлау сүзләре яңгырады. Бәйрәмгә җыелучыларның иң зур телеге күгебез аяз дөньяларыбыз тыныч булсын!