«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясе кысаларында Кошман мәктәбенең укучылары һәм укытучылары бик рәхәтләнеп ”Җылы аяклар” көненә кушылдылар. Урсак урман хуҗалыгында яшәүче тыл ветераннары Сорурҗиһан,Фәүзия, Саимә һәм Кошман авылында яшәүче Фәймә апаларга җылы оекбашлар бүләк иттеләр. Өлкәннәребез үзләренә булган хөрмәткә бик куандылар,килгән кунакларга күчтәнәчләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.Үз игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар.