Бөтенроссия Тукай укуларында катнашу

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Олы Кайбыч мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сәгъдиев Фидан Туган тел айлыгы кысаларында үткәрелгән V Бөтенроссия Тукай укуларында булып кайтты. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыган багышланган иде, укучылар татар язучыларының һәм шагыйрьләренең сугыш турында язылган әсәрләрен татар һәм рус телләрендә яттан сөйләделәр. Бәйге Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узды. Республикабызның төрле районнарыннарыннан җыелган укучылар арасында Фидан уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән кайтты. Фиданны һәм укытучысы Хәмидуллина Алсу Фәритовнаны уңышлары белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International