9 апрельдә авыл хужалыгы оешмалары арасында язгы чәчу эшләренә хәзерлек буенча Кайбыч районында конкурс узды

2015 елның 10 апреле, җомга

Хужалыклар арасында бу конкурс-ярыш аларның быелгы чәчу компаниясенә әзерлек дәрәҗәсен белу ечен авыл  хужалыгы  министерствосы  боерыгының  40 баллы системасы белән уздырылды.

Комиссиянен эшен Татарстан авыл хужалыгы министрлыгынын министр урынбасары Хабипов Ришат Рашитович житәкләде.

Һәмдә, комиссиягә ОАО «ХК «Ак Барс» департаменты төп белгече Шаяхметов Рамиль, ГБУ «Центр агрохимслужбы «Татарский» отдел житәкчесе Гайров Рафаэл керде.

Кайбыч районы ягыннан язгы чәчугэ әзерлекне авыл хужалыгы идарәсе житәкчесе Басыров Фиргат, механизация консультанты  Тимургалиев Рафик  , усемчелек буенча консультант  Нигматзянова Ильхамия,  Гостехнадзор инспециясе житәкчесе Тимуршин Рушан, «Россельхозцентр» филиалы житәкчесе Сафин Гумар бәяләде.

Хәр хужалыкта, комиссия белән бергә, механизаторлар хәм авыл хужалыгы белгечләре алдында чыгыш ясап, район башлыгы Альберт  Рахматуллин язгы чәчунен оешкан тестә утәчәген хәм район финанс хәленен турыдан-туры шуна бәйләнгәнен ассызыклап анлатты.

Комиссия  машина-трактор паркы әзерлеген 25 баллы, хезмәт саклау торышын 5, язгы чәчу эш планы хәм орлыклар саклануын 10 баллы система белән бәяләде.

Нәтижәдә,  районда «Ак Барс» холдингы хужалыклары мөмкин булган иң күп 40 шар хәм  ПККХ «Яна Юл»  белән  ООО «Подберезье»  икеседә 39,5 шар  балл  жыйды.

Шундый зур баллар жыюның сәбәбе, әлбәттә, аларнын бәяләу системасындагы бөтен шартларга  туры  китереп тракторларның, тырмалау, чәчу хәм жир эшкәрту агрегатларын бик яхшы билгесенә генә язгы чәчугә әзерләве!

Житмәсә,  естәмә рәвештә, кучмә электр ябыштыру, ягулык салу, орлык төяу, ашлама тарату агрегатлары,  ремонтлау пунктлары курсәтелде.

Комиссия орлык инкрустацияләу машиналары беләндә кәнагәтъ калды,  агротехник паспортлар,  махсус кием,  ут сундерү жайланмалары булуы,  иң  мөхиме механизаторлар кытлыгы булмавына инанды.

Район  башлыгыда, комиссия членнарыда мондый  әзерлек белән усемчелектә теләсә-нинди урләр яулап булачагына ышанабыз диделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International