Кече Мәмедән сугыш ветераны Александр Ершов президент кулыннан тагын бер медаль алачак

2015 елның 20 феврале, җомга

Сугыш уты кичкән ветераннарның бәйрәм­нәр­дә генә кия торган орден-медаль­ләр белән тулы костюмнарында ул көнне тагын бер медаль артачак.

– Бу очрашуга чакыруларына чиксез рәхмәтлемен. Узган язда да Президент белән очрашуга барган идем. Менә тагын насыйп булды, – ди ветеран үзе.

Фронтка 17 яшендә алалар аны.1943 елның августында 13 классташ егет берьюлы юлга кузгала да, яу кырыннан шуларның икесе генә –  Александр Константинович белән Василий Чернов кына исән-сау әйлә­неп кайта. Әнә ничек аяу­сыз булган каһәр суккан сугыш, типсә-тимер өзәр­дәй егетләрнең чәчәктәй гомерен өзгән. Ершовның сугышчан юлы Рокоcсовский командалыгындагы беренче Белоруссия фронтында башлана. 108 нче понтон күперләр бригадасында шофер була, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша, Одер елгасын кичкәндә каты яралана. 1945 ел­ның 1 гыйнварында туган авылына әйләнеп кайткан солдат әле бүген дә ая­гында һәм башында снаряд кыйпылчыгы йөртә.

Онык-оныкчыкларына, ә аларның саны илледән дә артып китә, медальләрен күрсәтә, сугышта күргән­нәре турында сөйли. Сигез ел элек вафат булган тормыш ип­тәше Вера Трофимовна белән сигез бала тәрбияләп үстер­гәннәр алар. Авылның бердәнбер ветераны әфган уты кичкән улы Юрий гаиләсе белән кадер-хөрмәттә яши.

Ә юбилей медальләрен Кайбыч ветераннарына ямьле мартта тапшырачаклар.

 

 


Луиза СУНГАТУЛЛИНА


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International