Пенсиянең 1 февральдән артканлыгын белә идегезме әле?

2015 елның 6 феврале, җомга
2015 елның 1 февраленнән Татарстандагы 1013 пенсионерның пенсиясе, 2014 елда куллану бәяләре үсешеннән чыгып, 11,4 процентка индексацияләнде. Страховой пенсия белән беррәттән, пенсиягә өстәп түләнүче акча да индексацияләнде. Шулай итеп, Татарстанда яше җитеп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе, фиксацияләнгән түләүне кушып, уртача 12 мең 300 сум тәшкил итә. 2015 елдан башлап, страховой пенсияләр пенсия баллы бәясеннән чыгып индексацияләнә. Шушы елның 1 февраленнән башлап, аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International