30 январь көнне Кошман авыл китапханәсендә китапханәче Сафиуллина Гөлия мәктәп белән берлектә “Парлы куаныч” диеп аталган игезәкләр бәйрәме уздырды. Бәйрәмгә Кошман авылында яшәп гомер итүче, шулай ук әтиләре я булмаса әниләре Кошман авылында туып үскән, игезәк балалары булган Гилязовлар, Файзуллиннар гаиләләре, Мөрәле авылында яшәүче Билалиевлар гаиләсе һәм Олы Кайбыч авылыннан Зәләлиевлар гаиләләре чакырылды. Кичә барышында Сафиуллина Гөлия тамашачыларны Кошман авылында туып үскән игезәкләргә багышланган презентация белән таныштырып үтте. Бәйрәмгә чакырылган һәрбер гаиләнең балалары үзләренең җыр-биюгә булган сәләтләрен күрсәтте, ә әти-әниләре гаиләләрендә игезәкләр белән булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләп тамашачыларны көлдерделәр. Бәйрәм мәктәп укучылары башкаруында җыр-моң белән үрелеп барды.