Кичәгә аның әнисе Гыймадиева Әлфия, укытучысы Лотфуллина Рушания, Кайбыч төбәгендә яшәп иҗат итүче Айзатуллина Мәүлиха, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм татар авыллары китапханәчеләре чакырылды. Китапханәчеләр аның шигырьләре һәм хикәясе белән таныштырып үттеләр. Ләйләгөлнең балачагы турында әнисе Әлфия апа Гыймадиева сөйләп үтте.
Мәктәп елларында мәктәпнең йөзек кашы, маягы булган, барлык эшләрдә дә актив катнашкан, мәктәпнең төрәге булган укучы кыз Ләйләгөл турында Рушания апа Лотфуллина таныштырып китте.
Ләйләгөл Гыймадиева Казан Дәүләт университетын, аспирантураны уңышлы тәмамлап, 2000 нче елны Исмәгыйль Гаспралы һәм аның “Тәрҗеман” гәҗите теле” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап “Филология фәннәре кандидаты" дигән исемгә лаеклы була.
Кызганыч, Ләйләгөл үзенең фәнни дәрәҗә дипломын күрә алмый, ул бу дөньядан фаҗигале төстә китеп бара.
Студент елларында ук Ләйләгөл мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтү белән шөгелләнә. Фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, “Фән һәм тел” журналында мәкаләләре бастырыла. Безнең көннәргә мирас булып аның саллы хезмәте, утызлап шигыре, ике хикәясе һәм бабалар өчен әкияте калды.
Кичәбезнең ахырында Фатыйма Шаукатовна үз баласын югалту кайгысыннан Әлфия апа сынмыйча, сыгылмыйча нык булып калган. Тормыш иптәше, балалары һәм туганнары Әлфия апага шушы олы кайгыны җиңеп чыгырга ярдәм иткәнлеген әйтә. Шулай ук Фатыйма Шаукатовна китапханәчеләргә дә мөрәҗәгать итеп киләчәктә һәрбер авылның да күренекле шәһесләре турында шулай кызыклы мәгълүмәт туплап, халыкка таныштыру максатыннан кичәләр уздырырга кирәклеген әйтеп үтте.