
Диана декабрь башларында Казанда “2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү” программасын тормышка ашыру кысаларында биш көн дәвамында үткәрелгән укуларда катнашты.
– Төрле районнардан җыелган яшьтәшләрем, тренерлар, экспертлар катнашында узган бу укулар безнең интеллектуаль-иҗади сәләтне тагын да үстерү, моңа кадәр ачылмаган талантларыбызны ачуга юнәлдерелгән иде. “Талантлар ачылышы”нда нинди дә булса казанышларга ирешкән, үз проектлары булучылар катнаша. Бу укулар минем өчен файдалы булды, киләчәктә ярдәме тиячәк, – диде Диана, безнең белән фикерләрен уртаклашып.