Кайбычта яңа елга иң матур итеп бизәлгән оешма-предприятиене бүләк көтә

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Бәйге өч номинациядә уза. Райондагы биналарны һәм аның территориясен зәвыклы итеп бизәүчеләр арасында үткәрелгәнендә беренче урынны яулаучыга 20 мең сум, икенче урынга – 10 мең сум, өченче урынга биш мең сум акча бүләк итәргә җыеналар.  Авыл җирлекләре арасында җиңүчеләрне ун мең сум, биш мең, өч мең сум акча көтә.  Мәктәпләр, балалар бакчалары Яңа елга ел саен иҗади якын килеп әзерләнә. Быел да шулай булыр дип ышанасы килә. Беренче урынны алучыга ун мең сум, икенче-өченче урыннарга – биш мең, өч мең сум акча бирәчәкләр. Өч номинациядә дә берәр мең сум күләмендә өчәр кызыксындыру бүләге  карала. Бәйге 15 декабрьдә игълан ителде һәм 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне махсус комиссия билгели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International