Олы Кайбычта киләсе елда нинди объектлар төзеләчәк

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

2014-2017 елларга тузган торак программасы буенча Олы Кайбычта Шәүкәт Галиев урамында ике фатирлы торак йорт төзелеше;

Төньяк урамында 9 торак йорт, Гыйсмәтуллин урамында ятим балалар өчен 16 фатирлы торак йорт;

Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү. Бу программа 2015 ел дәвамында тормышка ашырыла. Хәзер исемлекләр барлана;

Бюджеттан тыш акчага (шәхси инвестиция) 4800 кв.м. шәхси торак төзелеше;

Олы Кайбычта Галия Кайбицкая исемендәге музейда, Олы Подберезье мәктәбендә уңайлы мохит булдыру буенча төзелеш эшләре;

Кече Кайбыч авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү;

Олы Урсак авылында модульле фельдшер-акушерлык пункт төзелеше;

Ульянковода модульле ветеринария участогы төзү, район ветеринария берләшмәсе бинасына капиталь ремонт, Надеждинода күпфункцияле үзәк төзелеше;

Олы Кайбычта универсаль спорт мәйданы, ял паркы төзү;

Борындык  мәктәбенә капиталь ремонт;

Борындык, Колаңгы мәктәпләре, район үзәк сырхауханәсе, Иске Чәчкаб, Мөрәле клубларында котельныйларны ремонтлау.

Олы Кайбычтагы Төхвәтуллин урамында, Колаңгы станциясендә, Олы Подберезьеда суүткәргече төзелә, Соравыл, Чүкри Аланда проектлау эшләре алып барылачак;

Колабирде, Победа, Воскресенский, Түбән Колаңгы, Бәли, Урсак урманчылыгы, Турминский, Мәлки, Иске Буа, Иске Тәрбит, Камыллы, Чүти, Олы Тәрбит, Кече Подберезье, Сосновкада урамнарны яктыру буенча эш дәвам итәчәк.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International