Олы Кайбыч Яңа елга танымаслык булып үзгәрәчәк

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Әле Яңа ел исе килмәсә дә, ул озакламый барыбер җитәчәк. Яңа ел алдыннан Кайбыч һәр елны танымаслык булып үзгәрә, матурлана. Өстәвенә, безне күптән көтелгән сөенечле вакыйга – бассейнны файдалануга тапшыру тантанасы көтә. “Бу көнне барыбыз да түземсезләнеп көтәбез, районга бик күп кунаклар киләчәк. Шуңа күрә дә яңа елга яхшылап әзерләник, районыбызны тиешенчә бизик. Быел Кайбыч аеруча матур булырга тиеш. Бу эшкә җитди карарга чакырам. Безгә килгән кешеләр, матурлыкка сокланып, гаҗәпләнеп китәрлек булсын”, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, райондагы оешма һәм предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International