Мәскәүдә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашкан якташыбыз турында 1954 елда Кайбыч район газетасы ниләр яза

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Менә күргәзмәгә катнашучыларның берсе – яшь умартачы Сабах Гарәфетдинов. Ул Кайбыч урта мәктәбенең Х класс комсомолецы. Сабах яхшы укуы белән бергә, мәктәптә күп төрле хезмәткә дә өйрәнде. Ул яшь умартачылар түгәрәген отличнога тәмамлады. Бал кортларының үзенчәлекле тормышын шактый яхшы өйрәнде.

Быел җәйге каникулда Сабах, укучы иптәше Р.Насыйбуллин белән бергәләп, колхоз умарталыгына 7 умарта һәм 50 рам ясап бирде.

Яшь умартачы Сабах Гарәфетдинов безнең шартларга яраклаштырылган Кавказ кортларыннан югары уңыш алу буенча яңа тәҗрибә алып барды. Ул, 5,4 мм зурлыктагы ясалма кәрәз урынына Москвадан алган 5,85 мм зурлыктагы кәрәзне бал кортларына биреп, алардан эре кәрәз төзетеп, анда бал кортлары үрчетә башлады.

Бөек галим Иван Владимирович Мичурин тәгълиматы өйрәткәнчә, зур кәрәздә зур корт үсәргә тиеш. Шушы нигездә Сабах бал корты зурлыгын тагын да арттыру буенча тәҗрибәне мәктәптә беренче булып башлады.

Күргәзмәдә булу Сабах һәм башка укучыларга киләчәктә мөстәкыйль эш алып бару өчен киң перспективалар ачачак.

Шулай итеп, без Бөтенсоюз күргәзмәсендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International